Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта куелачак

Казанның Татарстан урамындагы 16нчы йорт фасадына ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрованың истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән мемориаль такта урнаштырылачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Мемориаль такта ТР Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инициативасы белән куела. Анда татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 1955 – 1979 елларда мәшһүр татар җырчысы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисты Зифа Җәмил кызы Басыйрова яшәде», дигән язма булачак.

Тактаның кайсы оешма балансында торачагын Казан шәһәре муниципаль берәмлеге билгеләячәк.

Искәртеп узабыз, Казанда Шәһәр көнендә дәүләт эшлеклесе Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды – ул 1984 – 2002 елларда сәясәтче яшәгән Маяковский урамындагы 19нчы йорт фасында барлыкка килде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-tassrnyn-atkazangan-artisty-zifa-basyirova-istalegena-memorial-takta-kuelacak-5875778

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: