Казанда Татарстан инвесторлары клубы утырышы була
Татарстан Президенты республика инвесторлары белән очраша.Бүген Казанда Татарстан Республикасы инвесторлары клубының чираттагы утырышы уздырыла. Республика Хөкүмәте порталында хәбәр ителгәнчә, әлеге у...
Бүген Казанда Татарстан Республикасы инвесторлары клубының чираттагы утырышы уздырыла. Республика Хөкүмәте порталында хәбәр ителгәнчә, әлеге утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Татарстан икътисадына инвестицияләр кертүче кешеләр белән төбәк башлыгы очрашуы гадәткә кереп, алар квартал саен үткәрелә. Декабрьдә исә эшкә нәтиҗә чыгарыла һәм узып барган ел уңышлары барлана, шулай ук алга таба планнар билгеләнә.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий