Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Туган тел форумы җиңүчеләрен бүләклиләр

Әлеге минутларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумы уза. Форум кысаларында Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасы, шулай ук "Илһам" республика конкурсы җиңүчеләрен...

Әлеге минутларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумы уза. Форум кысаларында Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасы, шулай ук "Илһам" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләклиләр.
Халыкара олимпиадада татар теленнән 460 укучы белемнәрен сынаган. Татарстаннан - 216, Россиянең 26 төбәгеннән - 92, 13 чит илдән - 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән - 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашкан.
Форумны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге оештыра.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
"Татар-Информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: