Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Тукай һәм Толстой сыны бергә торган композиция куячаклар

Казанда куелачак скульптура композициясендә язучы Лев Толстой һәм шагыйрь Габдулла Тукай сыннары бергә урнаштырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Композициянең зака...

Казанда куелачак скульптура композициясендә язучы Лев Толстой һәм шагыйрь Габдулла Тукай сыннары бергә урнаштырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Композициянең заказчысы - Казан федераль университеты. Дәүләт сатып алулары сайты мәгълүматы нигезендә, контракт суммасы 7,5 миллион сум тәшкил итәчәк.
Геройларның биеклеге 2 метр була. Толстой һәм Тукайдан тыш, автор 1,4 метрлы кыз бала сынын һәм көнбагыш чәчәге ясарга тиеш. 3,5 метр биеклектәге һәм 4 метр киңлектәге ачык китап фон булып торачак.
Китапта Толстой һәм Тукай әсәрләренең исемнәре язылачак. Кыз балага кулларында рус һәм татар телләрендә әлифба тотарга тәкъдим ителә. Ә көнбагышта рус һәм гарәп алфавитыннан хәрефләр булачак.
Скульптура композициясе 2 метр радиуслы урында була. Ул КФУның Татарстан урамындагы бинасының беренче катында куелачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: