Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казанда “Үлемсез полк" чарасы башлану вакыты билгеле булды

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга сәгать 13.00 дә җыелырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул бүген Татарстан Министр...

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга сәгать 13.00 дә җыелырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул бүген Татарстан Министрлар Кабинетында 9 майга әзерлеккә багышланган брифингта әйтте.
Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә былтыр Казанда 120 мең кеше катнашканын искәртте һәм  “Үлемсез полк”ның әһәмиятле вакыйгага әверелгәнен билгеләп узды. “Балалар, оныклар ветераннарга дан җырлау йөзеннән, шушы чарада катнашу мөмкинлегенә ия. Быел катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип көтәбез. Гадәттә, бу чара тыныч, оешкан төстә уза”, - диде.
Аның сүзләренчә, халыкның җыелу вакыты Карл Маркс һәм Максим Горький урамнары чатында сәгать 13.00 кә билгеләнгән. Аграр университет тирәсендә колонналар шул вакытта формалаша башлый. “13.00 дә җыелып, маршрутларны тыныч кына билгеләргә кирәк булачак. Сәгать 15.00 дә полк кузгала. Полк шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак. Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап, Черек күл паркы аша Кремль урамыннан узачак. Тантаналы йөреш Меңьеллык мәйданында төгәлләнә, биредә барлык катнашучыларны бәйрәм программасы көтә. 2 км тирәсе араны узачакбыз. Бик күп иҗтимагый оешмалар катнашырга теләк белдерде”, - диде.
Дамир Фәттахов маршрут хәрәкәте буенча колоннага керү өчен 12 нокта билгеләнгәнен әйтте. “Йөреш барышында уку йортлары студентлары кушылачак. 500 волонтер ярдәм итәчәк. Алдагы елларда без куркынычсызлык мәсьәләсендә волонтерлар бик кирәк икәненә инандык”, - диде.
Дамир Фәттахов бәйрәм салютын Меңьеллык мәйданында гына түгел, Сибгат Хәким урамыннан да карап булачагын белдерде. Салютның өч минутка якын дәвам итәчәген әйтте.
“Җәмәгать транспорты 9 майда көчәйтелгән режимда эшләячәк. Метрополитенда өстәмә составлар булачак. Чаралар тәмамлангач, Сул Болак урамында, Ленин дамбасында Татмедиа бинасы янында автобуслар көтеп торачак”, - диде Фәттахов.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: