Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Ураза бәйрәмендә кайбер маршрутларда йөри торган автобуслар һәм троллейбуслар иртәнге 4.00 сәгатьтән эшли башлый

Ураза бәйрәмен билгеләп үткән көнне, 15 июньдә, Казанның җәмәгать транспорты махсус график буенча эшли башлый. Мөселманнар иртән иртүк автобусларда һәм троллейбусларда бәйрәм итү урыннарына бара ала.4...

Ураза бәйрәмен билгеләп үткән көнне, 15 июньдә, Казанның җәмәгать транспорты махсус график буенча эшли башлый. Мөселманнар иртән иртүк автобусларда һәм троллейбусларда бәйрәм итү урыннарына бара ала.
4.00 сәгатьтән 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобуслар һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбуслар эшли, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Транспорт комитеты.
Изге Рамазан ае тәмамланганны белдерә торган Ураза бәйрәменә багышланган чаралар Казан мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә башланачак.
Искәртергә кирәк, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: