Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казанда вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык

Казанда икътисадында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итә.Ул хезмәт хакының үсеш темпы 104,7 проце...

Казанда икътисадында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итә.
Ул хезмәт хакының үсеш темпы 104,7 проценттан гыйбарәт булуын әйтте.
Мэр сүзләренчә, килешеп эшләү нәтиҗәсендә, предприятиеләрдәге хезмәт хакы буенча бурыч күләме 14,2 млн сумга кимегән.
Илсур Метшин Казандагы эшсезлек дәрәҗәсе инде күп еллар дәвамында Россиядә иң түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. Вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык, диде мэр.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: