Казанда ВИЧ-инфекцияле биш меңгә якын кешенең исәптә торуы билгеле булды
Казанда “ВИЧ-инфекция” диагнозы белән 4867 кеше исәптә тора икән. Агымдагы елның 10 аенда мондый авыручылар 369 кешегә арткан. Татарстан башкаласында көн саен “ВИЧ-инфекция” диагнозы булган 1-2 кеше т...
Татарстан башкаласында көн саен “ВИЧ-инфекция” диагнозы булган 1-2 кеше теркәлә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев хәбәр итте.
Аның чыгышы 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган иде.
Илнур Хәлфиев әйтүенчә, Әлмәт шәһәре авыручылар саны буенча - беренче, Чаллы – икенче, Казан өченче урында тора. Көн саен башкалада 1-2 яңа очрак теркәлә. Казанда барлыгы әлеге диагноз белән 7965 кеше теркәлгән, бу 100 мең кешегә 404 очрак дигән сүз. Бу гомум Россия күрсәткечләреннән 22,6 процентка күбрәк, диде И.Хәлфиев.
СПИДка каршы көрәшнең иң нәтиҗәлеле ысылу ул кисәтү һәм аңлату эшләрен алып бару дип саный ул.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий