Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе була

Казанда Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә.8 мартта 9:00 сәгатьтә Казанның...

Казанда Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
8 мартта 9:00 сәгатьтә Казанның Гаилә мәчетендә (Җ.Фәйзи, 2) хатын-кызлар арасында Коръән укучылар конкурсында иң кечкенә мөслимәләр дә, мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә катнашачак.
Җиңүчеләр яшь һәм ничә сүзне яттан белүенә карап, 14 номинация буенча билгеләнеләчәк.

Конкурсантлардан мәхәллә имам-хатыйбның язмача юлламасы белән килү сорала. Конкурс шартлары буенча, бер кеше бер генә номинациядә катнаша ала.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: