Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 28 чыршы базары ачыла

«Татар-информ» МА хәбәр итүе буенча, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан башкаласында ярминкәләр форматындагы 28 чыршы базары эшләячәк. Казанның Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов м...

«Татар-информ» МА хәбәр итүе буенча, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан башкаласында ярминкәләр форматындагы 28 чыршы базары эшләячәк. Казанның Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Идел буе районында – 11, Совет районында – биш, Киров районында – бер, Вахитов һәм Авиатөзелеш районнарында – икешәр, Яңа Савин районында – дүрт, Мәскәү районында өч чыршы базары эшләячәк.
«Мәйданчыклар 15 декабрьдән соң эшли башлаячак, анда чыршы, нарат һәм ак чыршы сатып алырга мөмкин. Чыршының бәясе – 500, ак чыршыныкы 1 мең сумнан башлана. Шәһәр халкына махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачлар тәкъдим ителәчәк», - дип искәртте докладчы.
Фазылҗанов сүзләренчә, мәйданчыклар эшләгән көннәрдә ылыслы агачлар белән законсыз сәүдәгә юл куймас өчен санкцияләнмәгән сату урыннары буйлап рейдлар оештырылачак.
31 декабрьдән соң ярминкәләрдә сатылып бетмәгән чыршыларны утильләштерәчәкләр – ваклап, хуҗалык ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирәчәкләр.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: