Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда «Зәкят» хәйрия фондыннан мохтаҗлар өчен кайнар ашлар тарату эше яңартылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашларын таратуны яңартты.Кайнар туклануның бушлай порцияләре Борхан Шаһиди урамындагы скверда һәр җомгад...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашларын таратуны яңартты.
Кайнар туклануның бушлай порцияләре Борхан Шаһиди урамындагы скверда һәр җомгада 10.30 сәгатьтә таратылачак. Узган җомгада үткән акциядә мохтаҗларга салат, беренче һәм икенче ашамлык, икмәк, чәй өләштеләр. Фонд хезмәткәрләре бер сәгать дәвамында 50-дән артык кешене ашаткан, дип хәбәр ителә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.
Хәйрия төшке ашлары халыкның мохтаҗ төркемнәре - йорт-җирсезләр, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш хәленә тарыган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен үткәрелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды волонтерларны акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра, тулырак мәгълүматны +7(843)225-33-22 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: