Казандагы FIFA Җанатарлар фестивалендә 300 меңнән артык кеше кунак булган
Казандагы FIFA Җанатарлар фестивалендә 300 меңнән артык кеше кунак булган. «Спорт һәм социаль проектлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Марат Закиров журналистларга...
«Җанатарлар фестивале Казанда яшәүчеләр өчен бик кызыклы. Казанда матч узмаган, Россия җыелма командасы уйнамаган көннәрдә дә кешеләр бу урынны читләтеп үтми. Казанлылар һәм кунаклар яраткан командалары өчен җан атарга килә, футбол бәйрәме аларның күңелләрендә шатлыклы хисләр уята», - диде ул.
Фестиваль мәйданына нинди әйберләр алып килү тыела, биредә үзеңне тоту кагыйдәләре нидән гыйбарәт? Бу хактагы мәгълүматны kzn.2018.com сайтыннан белергә мөмкин, дип искәртте Марат Закиров.
- Фан-фест 14 июньдә эшли башлады. Анда керү бушлай. «Казан» Гаилә үзәге янындагы территориягә үтү өчен аккредитация һәм җанатар паспорты кирәкми. Биредә урнаштырылган зур экранда Дөнья чемпионатының барлык матчларын да карарга мөмкин.
«Татар-информ»
Добавить комментарий