Казандагы Изге Ана иконасы чиркәве ЮНЕСКО һәйкәле статусына дәгъва кыла
Казандагы Изге Ана иконасы чиркәве ЮНЕСКО һәйкәле булырга мөмкин. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.«Аңа ЮНЕСКО объекты статус...
«Аңа ЮНЕСКО объекты статусын бирү мөмкинлеге карала», - диде ул.
Казанның баш архитекторы искәрткәнчә, хәзерге вакытта чиркәүдә эчке бизәкләү эшләре алып барыла. Бу эшне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Казан Изге ана иконасы бәйрәменә төгәлләргә ниятлиләр.
- Татьяна Прокофьева чиркәүдә реконструкция 2016 елда ук башлануын билгеләп үтте. Әлеге эшкә Татарстанның беренче Президенты, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев кураторлык итә.
«Татар-информ»
Добавить комментарий