Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанга 3 көнгә FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы килде

Казан FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы турын кабул итә. Дөнья беренчелегенең төп трофее белән махсус чатыр Меңьеллык мәйданында ачылды – беренчеләрдән булып кубокны Казан Мэры Илсур Метшин к...

Казан FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы турын кабул итә. Дөнья беренчелегенең төп трофее белән махсус чатыр Меңьеллык мәйданында ачылды – беренчеләрдән булып кубокны Казан Мэры Илсур Метшин каршы алды. Өч көн дәвамында казанлылар чемпионатның чиста алтыннан эшләнгән оригиналь кубогын күрә һәм аның фонында фотога төшә алачаклар.
Футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы туры Казанда беренче тапкыр үтә. Трофей Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург һәм Самара шәһәрләрендә булган, ә Татарстан башкаласыннан соң ул Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә юл тотачак. Ул алтыннан эшләнгән һәм кулларында җир шарын тоткан ике кеше фигураларыннан тора. Кубокка турнир җиңүчеләре һәм дәүләт башлыклары гына тотына ала. Оригиналь кубок спортчыларда калмый – җиңүче командаларга аның алтын йөгертелгән копиясе бирелә.
Меңьеллык мәйданында сәхнә куелган, анда кубокны каршы алган көнне концерт оештырылды. Сәхнәдән ерак түгел сувенирлар сату пункты урнашкан. Кубок өчен мәйданда берничә секциядән торган футбол тубы формасында зур чатыр куелган. Чатырга керү – бушлай.
“Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты – илебез өчен көтелгән һәм тарихи вакыйга. Бүген 50 илдә булган кубок беренче тапкыр Татарстан башкаласына килде. Республикада яшәүчеләр һәм кунаклар футбол дөньясының төп ядкарен күрә алалар, - диде ТР премьер-министр Алексей Песошин чараны ачып. – Казан дөнья чемпионатын уздырырыга әзер, меңләгән кеше футбол бәйрәмен көтеп ала”.
Илсур Метшин, үз чиратында, чемпионатка әзерләнү барышында катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм җанатарларны, спортчыларны Казанга чакырды. “Дөньяның иң зур спорт бәйрәме - футбол буенча дөнья чемпионаты Казанга, Татарстанга, Россиягә килә, - диде Казан Мэры сәхнәдән. – Казан чемпионатны уздырырга әзер. Мундиальнең башлануын түземсезлек белән көтәбез”.
Сәламләү сүзләре белән Coca-Cola системасы проектының (FIFA рәсми партнеры һәм тур кубогын оештыручы) Россиядәге FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү буенча генераль директоры Микаэль Вине, FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе, җырчы Зара һәм FIFA рәсми вәкиле Фелисити Джордж чыгыш ясады. Шуннан соң сәхнәгә кубокны чыгардылар. Тантанада шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Кубок Казанда өч көн, ягъни 17 майдан 19 майга кадәр торачак. Ләкин һәрвакыт Меңьеллык мәйданында булмаячак: бүген трофей “Роналд Макдоналд йорты” хәйрия кунакханәсенә барачак, ә 18 майда " Тасма " стадионында үтәчәк юнифайд-матчка китереләчәк. Кырга Махсус Олимпиада атлетлары, җирле футбол йолдызлары, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Казан администрациясе, шулай ук Coca-Cola Россиядәге вәкилләре чыгачак. Матчның максаты – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль изоляциясе проблемасына игътибар юнәлтү. Иртәгә, 18 майда, чатыр 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ә 19 май көнне 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: