Казанлылар Җиңү паркында «Әти һәм ул» гаилә эстафетасында катнаша алачак
27-нче февральдә Казан шәһәренең Җиңү паркында «Әти һәм ул» гаилә эстафетасы узачак. Катнашучыларга янгын сүндерүчеләр киемнәрен кияргә, янгын сүндерү җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышырга...
Бу көнне паркта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе оештырылачак. Коткаручылар үз эше һәм төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәк.
Бәйрәм 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
KZN.RU
Добавить комментарий