Казанлылар өчен Ак чәчәкләр бульварында мастер-класслар үткәрәчәкләр
6-8 -нче март көннәрендә Казанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак чәчәкләр бульвары территориясендә иҗат остаханәсендә шәһәр халкы өчен төрле мастер-класслар уздырыла.6-нчы мартта тере открыткал...
6-нчы мартта тере открыткалар ясау буенча дәрес узачак, 7-нче мартта – пластилинография һәм аппликация буенча. 8 мартта әниләр һәм балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс планлаштырылган.
Түләүсез мастер-класслар 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Шәһәрлеләргә дәресләр өчен барлык материалларны да урында бирәчәкләр. Катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.
KZN.RU
Добавить комментарий