Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанлылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча киңәшләшә алачак

11-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гражданнарны кабул итү оештырыла, анда казанлылар ТКХ өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак.Гражданнарны кабул итү 9.00 сәгатьтә...

11-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гражданнарны кабул итү оештырыла, анда казанлылар ТКХ өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак.
Гражданнарны кабул итү 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Батурин урамы, 7а (136 каб.) адресы буенча узачак. Шәһәр халкына ТР Иҗтимагый палатасының җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары һәм экспертлар консультация бирәчәк.
Казанлылар үз мөрәҗәгатьләрен ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсенә 11-нче ноябрьгә кадәр сылтама буенча җибәрә ала. Моннан тыш, кызыксындырган сорауны кабул итү вакытында түбәндәге телефон буенча бирергә мөмкин: +7(800)350-44-72, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: