Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казанлыларны кан бирергә чакыралар!

Казанлыларны кан бирергә чакыралар!

17 һәм 24 апрель көннәрендә Казанда Милли донорлар көненә багышланган язгы акция узачак.

09 апреля 2025

Акциянең беренче көне 17 апрельдә уза. Кан бирергә теләүчеләрне Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85 адресы буенча) көтәләр. (Акциянең рәсми сайтында теркәлергә кирәк). Бу көнне донорлар өчен бәйрәм программасы, истәлекле бүләкләр һәм квест әзерләнәчәк. Акциянең икенче көне исә 24 апрельдә Оренбург тракты, 138б адресы буенча узачак («ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе»). Кемнәргә кан тапшырырга мөмкин? Авырлыгы 50 килограммнан артык һәм сәламәтлекләре буенча кан бирергә рөхсәт ителгән, балигълык яшендәге гражданнарны көтеп калалар. Акциянең төгәл вакытлары бар: 8:00 дән 12:00 гә кадәр. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк. Шулай ук Республика кан үзәгендә волонтерларны акция узган көннәрдә генә түгел, эш көннәрендә дә көтәләр.

Дуслар, ә сез донор буларак кан биргәнегез бармы?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера