Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның 1000 нән артык укучысы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы музеена барачак

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш!» дигән профилактик айлык дәвам итә. Казан уку йортлары укучылары өчен наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә багышланган...

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш!» дигән профилактик айлык дәвам итә. Казан уку йортлары укучылары өчен наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә багышланган лекцияләр циклы уздыралар, психооактив матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнашу нәтиҗәләре турында сөйлиләр һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы музее буенча экскурсияләр оештыралар.
Шушы көннәрдә музей экспозициясе белән Казан хореография училищесы һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте укучылары танышты. Лекцияләр һәм әңгәмәләр балаларның яшен исәпкә алып әзерләнгән иде. 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән полиция хезмәткәрләре тәмәке тарту һәм алкоголь эчемлекләр куллану белән бәйле проблемалар турында фикер алышты. Өлкән яшьтәге балалар Казан дәүләт мәдәният институты студентлары әзерләгән видеороликларны карадылар. Барлык укучыларга буклетлар һәм белешмәлекләр тараттылар, шулай ук наркотиклаштыруның юридик һәм медицина нәтиҗәләре турында.
Бер ай эчендә музейга Казанның 1000-нән артык уку йорты укучысы барачак, алар белән полиция хезмәткәрләре наркоманияне профилактикалау буенча чаралар үткәрәчәк.
МВД по РТ предупреждает: о фактах незаконного оборота наркотиков можно сообщить в любой из отделов внутренних дел Татарстана по месту жительства, а также по телефонам 02, 102 и на телефон доверия МВД Татарстана по номеру: +7(843)291-20-02.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: