Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның алты лицее Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән

2017 ел нәтиҗәләре буенча Казанның алты мәктәбе Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнар Һидиятов...

2017 ел нәтиҗәләре буенча Казанның алты мәктәбе Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнар Һидиятовка сылтама ясап.
131нче лицей Россиянең иң яхшы – 25, ә 2нче лицей-интернат, 7нче, 19нчы гимназияләр, КФУ лицее һәм IT-лицей 200 иң яхшы мәктәбе арасына кергән.
Иң яхшы 500 мәктәп арасында 9, 94, 122, 125нче гимназияләр, 121, 159, 177нче лицейлар, 72, 141, 146нчы мәктәпләр бар.
Рейтинг белем бирү сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән Бердәм дәүләт имтиханы һәм олимпиадалар нәтиҗәләренә таянып төзелгән.
Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында Казан мәктәпләрендә укучы 131 бала катнашкан, шуларның 78е (2016 елга караганда 6га күбрәк) җиңүчеләр һәм призерлар арасына кергән.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: