Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның алты туристлык проекты Россиянең Милли вакыйгалар календарена керде

Russian Event Award премиясе финалына үткән Казанның алты туристлык проекты Россиянең Милли вакыйгалар календарена керде. Казанның Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта...

Russian Event Award премиясе финалына үткән Казанның алты туристлык проекты Россиянең Милли вакыйгалар календарена керде. Казанның Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.
28-29 октябрь көннәрендә Липецкида вакыйгалы туризм өлкәсендә Милли премиянең финалы узды. Быел әлеге конкурста 65 төбәктән 639 проект катнашты. Финалга барлыгы 200 проект үтте, шуларның 20се – Татарстан, 6сы Казан проектлары. Алар арасында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, Winter Event Forum, «Парижга тәрәзә», «Төнге велофест» һ.б. проектлар бар.
Казанны тәкъдим итүче финалга үткән барлык проектлар да Россиянең Милли вакыйгалар календарена кертелде. «Милли вакыйгалар календаре зур әһәмияткә ия. Бу – барлык кунакларга катнашырга тәкъдим ителә торган чаралар җыелмасы», - диде Санникова.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: