Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казанның Г.Тукай исемендәге 1нче гимназиясе 100 еллык юбилеена әзерләнә

Башкала мэры Илсур Метшин гимназиядәге төзекләндерү эшләре барышын карады.Бүген Казан мэры Илсур Метшин башкаладагы Г.Тукай исемен йөрткән 1нче татар гимназиясенә барды, дип хәбәр итә мэриянең матбуга...


Казанның Г.Тукай исемендәге 1нче гимназиясе 100 еллык юбилеена әзерләнәБашкала мэры Илсур Метшин гимназиядәге төзекләндерү эшләре барышын карады.






Быелның җәендә анда төзекләндерү эшләре алып барылды. Быел 600 укучы белем ала торган уку йорты 100 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей елында Мәҗит Гафури урамында урнашкан гимназиянең спорт залы, ишегалдындагы асфальт яңартыла һәм территория төзекләндерелә.

Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева бинаның 2012 елда капиталь төзекләндерелүен әйтте. “Спорт залы 60 ел диярлек капиталь төзекләндерү эшләреннән башка да шундый яхшы хәлдә тора. Бу укытучылар коллективының гимназиягә карата яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә”, - диде Илсур Метшин.
Казан мэры шулай ук, 90 кешегә исәпләнгән ашханәне дә карап чыкты. Директор сүзләренә караганда, укучылар саны арта бару сәбәпле ашханәнең эш куәте җитми. Илсур Метшин Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка һәм Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының генераль директоры Гүзәл Ананьевага бинаны зурайту, шул исәптән, янкорма төзү мәсьәләсен карарга йөкләде.
Гимназия территориясендә төзекләндерү таләп иткән балалар мәйданчыгы да бар. Шәһәр башлыгы Андрей Лобовка яңа мәйданчык булдыру мәсьәләсен дә хәл итәргә боерды.
Гимназия 1960 елда төзелгән бинада урнашкан. Директор сүзләренчә, гимназия тарихы күпкә иртәрәк – 1917 елда Яңа Татар бистәсендә татар башлангыч мәктәбе ачылган вакыттан башланган. Анда ике укытучы эшләгән һәм 50гә якын укучы белем алган. 1960 елда мәктәп яңа бинага күчерелә һәм 35нче мәктәп исемен ала. Хәзерге атамасы гимназиягә 1990 елда бирелә.
Шәһәр башлыгы мәктәпнең 100 еллыгы Казанның гына түгел, ә Татарстанның мәгариф системасы өчен дә мөһим вакыйга булуын билгеләде. “Әлеге мәктәпнең тарихы 100 ел элек 2 укытучы һәм 50 укучыдан башлануына ышанып булмый. Бу вакыт эчендә мәктәпне бик күп күренекле укучылар тәмамлады, алар мәктәпне, шәһәрне, республиканы танытты”, - диде шәһәр мэры.
Казан башлыгы гимназиянең педагогик коллективына озак еллар буе күрсәткән намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең хезмәтегезне хөрмәт итәбез. Бөтен әйбердә директорның да, коллективның да кайгыртучанлыгы күренә. Традицияләрне саклавыгыз һәм арттыруыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - диде ул. Илсур Метшин гимназиянең юбилеен югары дәрәҗәдә уздырырга кирәклеген искәртте.
«Татар-информ»
Фото: metshin.ru

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: