Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның иске аэропорт бинасы Татарстанның мәдәни мирас объекты дип табылды

1954 елда Патрис Лумумба урамында төзелгән Казан аэропортының беренче бинасы Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлеген тулыландырды. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте ТР мәдәният...

1954 елда Патрис Лумумба урамында төзелгән Казан аэропортының беренче бинасы Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлеген тулыландырды. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин боерыгына сылтама ясап хәбәр итә.
Бина инде берничә ел аэропорт буларак файдаланылмый.
Иске аэропортның яңа статусы нигезендә, хәзер аның территориясендә капиталь төзелеш эшләре алып бару, киосклар, павильоннар, хәтта бинаның фасады һәм түбәсендә кондиционерлар урнаштыру тыела.
Хуҗалык эшчәнлеге алып бару билгеле бер исемлек кысаларында гына рөхсәт ителә. Әйтик, биредә сәламәтлек саклау учреждениеләре, кунакханәләр, кибетләр, белем бирү оешмалары (һ.б.) ачарга мөмкин.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: