Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның төп Яңа ел чыршысы илдәге иң зур чыршыларның берсе дип табылган

Казан Россиянең иң зур Яңа ел чыршылары булган 3 шәһәренә керә. Татарстан башкаласында «яшел чибәркәй»нең биеклеге 35 метр тәшкил итә. Рейтингны ТурСтат туристлык порталы әзерләгән.Рейтингның беренче...

Казан Россиянең иң зур Яңа ел чыршылары булган 3 шәһәренә керә. Татарстан башкаласында «яшел чибәркәй»нең биеклеге 35 метр тәшкил итә. Рейтингны ТурСтат туристлык порталы әзерләгән.
Рейтингның беренче урынында Красноярск урнашкан, анда төп чыршының биеклеге 55 метр тәшкил итә, икенче урында – Екатеринбург, анда 50 метр биеклектәге чыршы урнаштырылган.
Шулай ук бу кышта иң зур Яңа ел чыршылары булган Россиянең ун шәһәре арасына Барнаул (32 м), Тула (32 м), Уфа (30 м), Пермь (30 м), Владивосток (28 м), Төмән (28 м) һәм Мәскәү (27 м) керә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында төп Яңа ел чыршысы «Казан» гаилә үзәге янында 26-нчы декабрьдә 16.00 сәгатьтә ачылачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: