Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап, Казанда дога кылалар

Бүген Казанда Галиев мәчетендә Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап дога кылалар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.Галиев мәчетендә өйлә намазынна...

Бүген Казанда Галиев мәчетендә Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап дога кылалар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң, Кемерово сәүдә үзәгендәге янгын вакытында зыян күрүчеләргә багышлап дога укыячаклар. Мөселманнар бердәм рәвештә дога белән аларның тизрәк савыгуын һәм әлеге фаҗигада якыннарын, туганнарын югалтучыларга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирүен сорап гыйбадәт кылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Татар-информ" сәүдә үзәгендә һәлак булган кешеләрне санау өчен, Кемеровода яшәүчеләрне моргка керттеләр, дип хәбәр итте.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: