Кеше приюты – күңелне җылытучы урын...
Шушы салкын, бураннарда урамга бик чыгарга тырышмыйбыз, чөнки өйдә рәхәт, җылы... Ә кемнеңдер андый урыны юк, алар урамда яшәргә мәҗбүр. Әнә шундый кешеләр өчен башкалабызның Борһан Шаһиди урамында Кеше приюты эшли. Мондый көннәрдә аларның эшләре бигрәк тә тыгыз...
03 февраль 2026
Кайчандыр мохтаҗларга бушлай ризык таратыр өчен оештырылган приют бүген тулы бер комплекска әйләнгән. Биредә бер дигән яшәү шартлары: аерым мунча, кер юу бүлмәсе, спорт залына кадәр бар. Ашханә ишекләре көне буе ачык. Читтән килүчеләр әбәт ашаса, приютта яшәүчеләр монда өч тапкыр туклана икән. Иртәнге биштә үк ашханәгә керүчеләр бар, эшкә китәр алдыннан тамак ялгап алалар.
Приютка атна саен блогерлар, хәйриячеләр, җитәкчеләр килә, шуның өчен биредә яшәүчеләр аралашуга ачык. Аеруча хатын-кызлар сөйләшергә ярата. Гүзәл затлар өчен биредә ике вагон-йорт бар. Аларда өчәр хатын-кыз яши. Һәркайсының үз шкафы, анда ислемай, башка бизәнү кирәк-яраклары тора. Казанда мохтаҗларны ашату өчен 12 хәйрия ноктасы бар. Аларда көн саен йөзләп кеше кайнар ризык белән туклана.
Добавить комментарий