Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» хәйрия йөгереше

3 сентябрьдә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» беренче хәйрия йөгереше узачак. Старт иртэнге 9.00 да Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорткомплексында (Рогачев урамы, 34б адресы буенча) биреләчәк. Хәйрия ярышында 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Катнашучыларга, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, 500 м (балалар ярышы), 2,5 км (өлкәннәр ярышы), 5 км (өлкәннәр ярышы) дистанцияләре тәкъдим ителә. Ярышларда катнашучылар өчен бушлай кайнар ризык тарату оештырылачак.
Шулай ук, теләгән һәркем үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алачак.
Балалар өчен анимация программасы, конкурслар уздырылачак, һәм, әлбәттә, бүләкләр уйнатылачак.

Жыелган акча «Кеше приюты» проекты мохтаҗларына юнәлтеләчәк.

Хәйрия ярышы «Меценаты» бизнес-берләшмәсе Яшел Үзән районы администрациясе белән берлектә хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, яңа резидентлар җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, массакүләм спортны үстерү, «Кеше приюты» проекты эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү максатында үткәрә.

 

Ярышта катнашу өчен электрон теркәлү: https://mecenatrf.ru/registracziya-na-zabeg/.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: