Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кешене татар телендә югары белем алу кызыктырырга тиеш - Искәндәр Гыйләҗев

Татар телендә югары белем алучылар өчен мотивация юк дигән фикердә Искәндәр Гыйляҗев. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фән...

Татар телендә югары белем алучылар өчен мотивация юк дигән фикердә Искәндәр Гыйляҗев. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә шул хакта белдерде.
"Кешене татар телендә югары белем алу кызыктырырга тиеш. Кая алып бара ул аны? Шушы сорауга безнең җавабыбыз юк. Икетеллелек мәсьәләсендә, минемчә, бер яклы гына фикер йөрттек. Икетеллелек безнең ике дәүләт теле һәм бөтен кеше дә шушы ике телне белергә тиеш, дип әйттек тә, шуның белән тынычландык шикелле. Бу безнең уртак хатабыз, минемчә. Монда, һичшиксез, мотивация турында уйларга тиеш идек. Ул уйланылмады, кызганычка каршы. Чын мәгънәсендә,максат, киләчәк турында уйлану, перспектива кирәк дип бөтен кеше сөйли, ләкин реаль тормышта ул нәрсә әле дә юк, сүз булып калды", - ди галим.
Кеше югары уку йортына бара. Ул анда татарча белем ала, мәсәлән, авыл хуҗалагы өлкәсендә, химия өлкәсендә, төзелеш өлкәсендә. Ә киләчәктә ул бу белемне файдалана аламы, дигән сорау борчый тарихчыны.
"Әлбәттә, без телебезнең дәрәҗәсен үстерәбез дип, тырыштык. Югары уку йортларында татар телен керттек, шактый фидакарь кешеләр бу өлкәдә, минемчә, бик тырышып эшләде һәм хәзер дә эшли. Аларга бик зур рәхмәт. Бу - чын мәгънәсендә милләтне кайгыртучы кешеләр. Ләкин киләчәктә ул белемне файдаланып буламы-юкмы, анысы барыбер ачык калды. Әлбәттә гуманитар юнәлешләрдә укучылар өчен хәл аңлаешлырак – фән, мәктәп, театр, радио, телевидение, газета-журналлар бар", - диде Искәндәр Гыйләҗев.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: