Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

КФУда рәсми рәвештә “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” конференциясе ачылды

Бүген КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантларның “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциясе рәс...

Бүген КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантларның “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциясе рәсми рәвештә ачылды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Әлеге конференция быел танылган Россия тюркологлары һәм Казан тюркология мәктәбе вәкилләренең юбилей даталарына багышлана.
Иң элек Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов барлык катнашучыларга да рәхмәтен белдерде. “Республикада бу көннәрдә бөек шагыйребез Габдулла Туканың туган көне билгеләп үтелә. Безнең университетыбызда да бу уңайдан бик күп чаралар уза. Әле кичә генә без халкыбызның легендар шәхесе, опера җырчысы Галия Кайбицкаяга багышланган III халыкара воклистлар конкурсын үткәрдек. Бүген конференциянең пленар утырышын ачабыз. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим”, – диде ул пленар утырышта.
Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, төрки телле халыклар дөнья буйлап гаять киң таралган. “Төркиләрнең яшәү территориясе киң таралган. Алар Монголия, Кытай, Афганистан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Иран, Ирак, Сирия, Төркия, Төньяк Кипр, Рим, Греция, Болгария, Албания, Румыния һәм Польшада торалар. Россиядә генә 12 миллион чамасы 25 төрки халкы гомер итә. Бүгенге көндә дөнья буенча якынча 200-250 миллион төрки телдә сөйләшүче халык яши. Шунысы да мөһим, Россиянең Фәннәр Академиясенең тел белеме институтында 1997 елда дөнья күргән төрки телләр монографиясендә 39 җанлы төрки телләр барлыгы билгеләп үтелә. Дөнья телләре классификациясе буенча караганда, ул кытай, һинд, роман, герман, славян, гарәп телләре группалары белән бер рәттә тора”, – диде Рәдиф Җамалетдинов.
Конференциянең максаты – чит ил тюркологлары белән хезмәттәшлекне үстерү, төрки дөньясы галимнәре белән фәнни элемтә урнаштыру.
Конференциянең бурычлары – хәзерге заман тюркологиясендә актуаль юнәлешләрне барлау һәм тәҗрибә уртаклашу; тюркологларның фәнни потенциалын берләштерү; заманча фәнни мәгълүмат алмашу; яшь тюркологлар арасында фәнни элемтәләр урнаштыру өчен мәйдан булдыру.
Конференция рус, татар, төрек, казах, инглиз телләрендә бара. Чарага галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килде.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: