“Ел саен КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түләүсез татар теле курслары оештырыла. Ул курслар 3 ай дәвам итә. Быел ул 18 сентябрьдә башланачак һәм 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге курсларга 800 дән артык кеше язылды. Алар, төркемнәргә бүленеп, татар телен төрле дәрәҗәләрдә өйрәнәчәкләр. Гадәттә дәресләр коммуникатив рәвештә алып барыла. Татар теле курсларына язылучылар дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар, монологлар төзергә өйрәнә”, - дип сөйләде Кадрия Фәтхуллова.
![Организационное собрание участников курса татарского языка в КФУ татфак](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/09/14/KSF_9346.jpg)
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курсларының беренче дәресе 18 сентябрьдә башлана. Укучылар, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, А1, А2, В1 төркемнәренә бүленәчәк. КФУ профессорлары, филология фәннәре кандидатлары, доцентлары 10 төркем укучыга белем бирәчәк.
![Организационное собрание участников курса татарского языка в КФУ татфак](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/09/14/KSF_9328.jpg)
“Татар-информ”
Фото: Салават Камалетдинов
Добавить комментарий