Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Киберспорт буенча Россия кубогында Татарстаннан 14 яшьлек үсмер көмеш медаль яулады

Татарстаннан 14 яшьлек Гадел Бәширов Казанда узган киберспорт буенча Россия кубогында Clash Royale дисциплинасында көмеш медаль яулады.«Финал партиясендә 3:0 исәбенә җиңеп барса да, Гаделгә турнир тәҗ...



Татарстаннан 14 яшьлек Гадел Бәширов Казанда узган киберспорт буенча Россия кубогында Clash Royale дисциплинасында көмеш медаль яулады.


«Финал партиясендә 3:0 исәбенә җиңеп барса да, Гаделгә турнир тәҗрибәсе җитмәде. Көндәше исә әлеге тәҗрибә ярдәмендә җиңүгә иреште», - диде Россия Киберспорт федерациясе президенты Дмитрий Смит.


Турнирның җиңүчесе булып танылган Андрей Козимировка – 250 мең, Гадел Бәшировка 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.



Clash Royale – мобиль җайланмалар өчен реаль вакыт режимындагы коллекцион кәрт уены элементларын үз эченә алган стратегия жанрындагы уен.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: