Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Киләсе елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1 меңләп ишегалды тәртипкә китереләчәк

2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегаллары 1 меңнән дә ким булмас дип көтелә.Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында президент программасының 2021 елгы нәтиҗәләренә багышла...

2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегаллары 1 меңнән дә ким булмас дип көтелә.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында президент программасының 2021 елгы нәтиҗәләренә багышланган брифингта билгеле булды.
Ишегалларын төзекләндерү һәм ямьләндерүгә киләсе елда да, быелгы кебек, 8 млрд сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. 2022 елның март азагыннан май аена кадәр республика халкы төзекләндерү схемалары белән танышачак. Һәр ишегалдында төзекләндерү паспортлары куелачак, анда планлаштырылган эшләр күләме билгеләнәчәк. Кешеләр 8800-275-2020 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратып та белешә ала.
«ТР шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова фондның сораштыру үткәргәнен әйтте. Халыкның 16 проценты бала белән йөрергә урын юк дип әйткән, сораштырылганнарның 24 проценты өч яшькә кадәр бала белән йөрү өчен инфраструктура булмавын искәрткән. 31 процент кеше ишегаллары начар яктыртылганы турында белдергән. 27 процент кеше ишегалларында машиналар күп йөргәненә зарланган.
«Ишегалларын төзекләндергәнче халык белән очрашулар үткәрәбез. Юл хезмәтләре, идарәче һәм челтәр оешмалары вәкилләре белән очрашып сөйләшәбез. Ишегалдын ямьләндерүнең якынча схемасы төзелә. Без кайда нинди зона урнашачагын аңлатабыз. Иң төп сорау чүп чыгаруны оештыру белән бәйле. Аннары детальле проектлауга керешәбез, төзекләндерүнең соңгы проекты әзерләнә», — диде Венера Камалова.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-12-2021/kil-se-elda-bezne-ishegaldy-programmasy-buencha-1-me-l-p-ishegaldy-t-rtipk-kiterel-5845148

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: