"Киноҗәй" проекты буенча Казанда ачык һавада совет чоры фильмнарын күрсәтәләр
19 июльдә Урицкий ял паркында ачык һавада совет чорының яратып каралган комедиясе “Белое солнце пустыни”ны күреп булачак. Бу хакта Казан шәһәре мәдәният идарәсеннән хәбәр иттеләр.Фильм 20 сәгать 30 м...
Фильм 20 сәгать 30 минутта башлана. Программада шулай ук радио тапшыруларын алып баручылар оештырган бәйгеләр һәм бүләкләр дә каралган.
Искәртеп үтик, “Киноҗәй” проекты Казан парк һәм скверларында Казан башкарма комитеты һәм “Ретро FM” радиостанциясе һәм “Татаркино” белән берлектә 14 июньнән 23 августка кадәр алып барылачак.
5 июльдә Дәрвишләр бистәсе паркында - “Девчата”, 12 июльдә “Континент” паркында - “Бриллиантовая рука” фильмнары күрсәтелде. 26 июльдә тамашачыларны “Кавказская пленница или новые приключения Шурика” көтә, ул “Әкият” курчак театры мәйданында узачак.
Программада тагын “Человек с бульвара Капуцинов” (2 август, Урицкий паркы), “Королева бензоколонки” (16 август, Химиклар сарае паркы), “Иван Васильевич меняет профессию” (23 август, Горький исемендәгн ял паркы) фильмнары бар.
"Татар-информ"
Добавить комментарий