Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның 182нче политехник лицее Кытай делегациясен кабул итте

Бүген Казанның 182нче политехник лицее “Бер мәктәп – бер милләт” проекты кысаларында Worldskills чемпионаты Президенты Саймон Бартли катнашында Кытайдан килгән делегацияне кабул итте. Очрашуда “Татар-...

Бүген Казанның 182нче политехник лицее “Бер мәктәп – бер милләт” проекты кысаларында Worldskills чемпионаты Президенты Саймон Бартли катнашында Кытайдан килгән делегацияне кабул итте. Очрашуда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Кунакларның чәкчәк һәм икмәк белән каршы алдылар. Алга таба алар лицей мәйданында аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек милли татар уеннарында катнашты, татар һәм рус биюләрен биергә өйрәнде. Чит ил кунакларына Россиядә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган Идел буе мозаикасы күргәзмәсен дә күрсәттеләр. Шулай ук алар ашханәдә пешекчеләр белән өчпочмак ясап карады.
“Очрашу уңай нəтиҗəлəр бирде: без яңа дуслар, танышлар таптык, контактлар белəн алмаштык. Үзләренә Worldskills чемпионатына да чакырырлар дип өметләнәм. Мондый күрешүләр коллектив белəн бергәләп җыелырга, укуда, эшебездә ярдəм итə, балалар да безгә тартыла”, - диде лицей директоры Руслан Дуженков.
Директор сүзләренчә, алар программаны үзләре төзегән. “Без күбрәк халык авыз иҗатына басым ясадык, ул республикабызда яшəүче халкыбызның гореф-гадəтләре белән тыгыз бәйләнгән. Безнең барысы да килеп чыкты дип уйлыйм, кунакларыбыз безне ошатты. Worldskills чемпионаты Президенты Саймон Бартли милли татар ризыгы өчпочмакны үзе ясап караганнан соң, кайчан да булса аны үзе дә пешереп, ашап караячагын әйтте", - ди ул.
Кытай җыелмасының баш тренеры Ликсинг Джанг фикеренчә, Кытай һəм Татарстанда кулланган укыту алымнары охшаш. “Кытайда да балаларның җырлавына, биюенә, үз куллары белән әйбер ясавына зур игътибар бирелә. Мәдәният һәм мәгарифтә охшашлыклар барлыгын күрдем”, - диде ул.
Ликсинг Джанг укучыларның үз куллары белән ясаган материаллары әлеге чемпионатның асылына туры килүен белдерде. “Аермалык шунда: бездә балалар укуга бик күп вакытларын багышлый. Татарстанда балалар барысына да өлгер икəнен күрдек, бу системаны үзебездə дə булдырырга телибез. Балалар фəнни белем генә алмасын, киңрәк юнәлештә укысын өчен тырышачакбыз”, - диде баш тренер
Кытай делегациясеннән килгән Дан Шига мастер-класслардан Сабантуйда катнашу күбрәк ошаган. “Татар халык биюен биеп карадым, ул шактый борылулардан, төрле хәрәкәтләрдән тора. Барысы да күңелле булды. Без дә милли бәйрәмнәрдә биергә, актив хәрәкәтләнергә яратабыз. Өчпочмакка килгәндә, безнең дә шуңа охшаш милли ризыгыбыз бар. Әмма ул баллы эчлек белән ясала”, - диде ул.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: