Клуб – авылны берләштерүче...
Көннәр матур булганда дип, республикабызның иң ерак районнарының берсенә – Әгерҗе районының Касай авылына барып кайттык. Октябрь кояшының җылы нурларына сыенып, озын юлны сизми дә калдык.
Касай бары бер урамлы авыл. Биредә мәктәп, балалар бакчасы, кибет тә юк. Хәтта мәчет тә юк. Социаль объект булып фәкать клуб тора. Җирле халык белән нәкъ шунда очраштык та. Без киләсен белеп, авыл апалары (арада берничә ир-ат та бар) клубка җыелган иде.
“Ярты авыл сезне көтә анда”,- диде Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Хәләл Закиров. Чынлап та шулай булып чыкты, Касайда кырык сигез кеше гомер кичерә, шуның нәкъ яртысы клубта иде. Нигездә, барысы да лаеклы ялдагы апалар, абыйлар.
-Без кунаклар бик яратабыз, Казаннан кадәр журналистлар килә дигәч сөенештек,- диде апалар. Утыз биш ел элек салынган әлеге бина касайлылар өчен зур мәгънәгә ия... (Язманың тулы варианты журналыбызның октябрь саныннан укый аласыз).
Добавить комментарий