Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Көек лицее территориясендәге кар суын помпа ярдәмендә суырталар

Питрәч районының Көек авылындагы «Алгоритм» лицее территориясендәге язгы судан котылу өчен хәзерге вакытта барлык кирәкле чаралар күрелә. Питрәч районы администрациясендә «Татар-информ»га шул турыда х...

Питрәч районының Көек авылындагы «Алгоритм» лицее территориясендәге язгы судан котылу өчен хәзерге вакытта барлык кирәкле чаралар күрелә. Питрәч районы администрациясендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтәбез, Көектәге лицей территориясен язгы сулар басуы турында хәбәр таралды. Вакыйга урынында төшерелгән фото һәм видеоязмалар социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында чыкты.
Кичә район хакимияте йөкләмәсе белән территориядән кар суын помпа ярдәмендә суырта башлаганнар. Мәктәпкә бару өчен юлларны ачканнар, бу турыда ата-аналарның Whatsapp кушымтасындагы төркемнәренә хәбәрләр юлланган. Моннан тыш, балаларны бүген лицейга махсус оештырылган автобуслар алып килде.
«Бүген оператив төркем утырышында проблеманы хәл итү юллары табылачак», - дип белдерделәр районның матбугат хезмәтендә.
Моңа кадәр «Татар-информ» Татарстан Республикасында өч торак пунктка бүген иртән язгы ташу керүе турында хәбәр иткән иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/koek-licee-territoriyasendage-kar-suyn-pompa-yardamenda-suyrtalar-5852962

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: