Коммуналь түләүләр үсеше инфляцияне өч тапкыр узып киткән
Гыйнвар – октябрь айларында коммуналь хезмәтләр өчен уртача чекның суммасы 9,5 процентка артып, 2 мең 700 сум тәшкил иткән. Коммуналь түләүләр үсеше инфляцияне өч тапкыр (2,7 процент) узып киткән, дип...
Гыйнвар – октябрь айларында төбәкләрдә онлайн-түләүләр буенча коммуналь хезмәтләр өчен уртача чек, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 242 сумга арткан (2 мең 548 сумнан 2 мең 790 сумга кадәр), дип искәртә экспертлар.
Әлеге күрсәткечләр Россия икътисадының кризис фазасыннан чыгуына бәйле булырга мөмкин. Моның бер сәбәбе - гражданнарның хезмәт хакы артуы, ди экспертлар.
«Татар-информ»
Добавить комментарий