Конфедерацияләр кубогында “Kazan-Arena”ның уңайлылыгы, газон сыйфаты югары бәяләнгән
“Kazan-Arena” стадионы – футбол буенча узган Конфедерацияләр кубогы турнирында иң яхшы стадионнарның берсе булып танылган. Уенчылар да, җыелма командаларның тренерлары да стадионның уңайлылыгына, газо...
Министр стадионда газонның озак кына әзерләнгәнен, иң заманча технология кулланылганын белдерде. “Бүген “Казан-Арена” теләсә нинди дәрәҗәдәге турнир уздыру өчен уңышлы стадион дияргә була”, - диде ул.
Владимир Леонов, матч алдыннан тренировкалар үткәрү өчен, “Рубин”, “Электрон” стадионнары тулысынча реконструкцияләнүен билгеләп үтте. “Үзәк стадионда газон алмаштырылмады, косметик процедуралар гына үткәрелде. Барлык объектлар тулысынча ФИФА таләпләренә яраклаштырылды. Тренировка мәйданчыклары буенча бары тик уңай бәяләмәләр генә ишеттек. Иң яхшы җыелмалар шул стадион кырларында шөгыльләнде. Әлеге тренировка мәйданчыклары Казанда 2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатында да файдаланылачак. Шулай ук, “Динамо” стадионы да тренировка өчен эшкә җигеләчәк, моның өчен тиешенчә әзерләнәчәк. “Идел” яшьләр үзәге, “Ак Барс” хоккей клубы базасы, “Казан” тау чаңгысы комплексы, “Рубин” футбол клубы базалары да тренировка уздыру өчен эшкә җигеләчәк. Моның өчен алар үзгәртеп корылачак. Реконструкция эшләре 2017 елда төгәлләнергә тиеш дип көтәбез”, - дип белдерде Владимир Леонов.
Искәртеп үтик, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда 16, 20, 24 һәм 27 июнь көннәрендә төркемле этапның дүрт уены, 30 июнь һәм 6 нчы июльдә плей-офф матчлары узачак. 2017 елның 1 нче декабрендә Мәскәүдә жирәбә салу оештырыла.
“Татар-информ”
Добавить комментарий