Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты Татарстанда Сабан туе мәйданында узачак

16 июньдә Татарстанда Сабан туе мәйданында көрәш буенча Дөнья чемпионаты узачак. Бу хакта Россиянең Көрәш буенча федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Турнир республикада узучы Сабан туйларының иң зу...

16 июньдә Татарстанда Сабан туе мәйданында көрәш буенча Дөнья чемпионаты узачак. Бу хакта Россиянең Көрәш буенча федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнир республикада узучы Сабан туйларының иң зурларыннан берсе булган Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе үзәк мәйданында узачак. Мәйданда көрәш өчен подиумнар халыкара стандартлар буенча әзерләнә.

Быел ярышларда Европадан, Ерак Көнчыгыштан, якын һәм ерак чит илләрдән, Америкадан 150 спортчы катнашыр дип көтелә.
Чемпионат вакытында җиде авырлык категориясендә бүләкләрнең җиде комплекты биреләчәк, приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә.

 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: