Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Көрәш буенча халыкара чемпионат Футбол чемпионаты чорында махсус оештырылган

Татарстанда Көрәш буенча дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелгән. Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов “Татар-информ” агентлыгынд...

Татарстанда Көрәш буенча дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелгән. Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында белдергәнчә, төрле илләрдән футбол матчларын яктыртырга килгән журналистларны көрәш ярышларын карарга алып барырга планлаштыралар.
Көрәш буенча дөнья чемпионаты 16 июньдә Саба районының данлыклы Миңгәр авылы Сабан туе көнендә үтәчәк.

Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, Казандагы беренче матч 16 июньгә сәгать көндезге бергә планлаштырылган.
Бу көнне футбол кырына Франция һәм Австралия җыелма командалары чыга. “Матч сәгать 3ләргә тәмамланса, без сәгать 4ләрдә журналистларны Миңгәргә алып китәргә автобуслар әзерләргә җыенабыз. Көрәш буенча дөнья чемпионатын мөмкин кадәр күбрәк чит ил мәгълүмат чаралары яктыртуы мөһим. Без төрле илләрдән килгән көрәшчеләрне һәм журналистларны Сабан туе бәйрәме үзенчәлекләре белән дә таныштырырга телибез. Алар капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу кебек күп кенә милли уеннарда катнаша алачак. Дөнья чемпионатын Сабан туе бәйрәме белән бергә оештыру бик уңышлы, ул чемпионатка милли рух өстиячәк”, - диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.
Миңгәрдә Сабан туйлары инде 20 ел уздырылып килә. “Миңгәр авылы тарихы XVII гасырга барып тоташа. Сабан туе Мишә елгасы буенда бик матур урында үтә. Монда хәзер бөтен кирәкле инфраструктура булдырылган. Яңгыр ява калса, көрәш ярышлары барачак мәйданның да, тамашачылар утырган трибунаның да өсте ябулы. Спортчылар инде Казанга җыела башлады. Иртәгә алар Саба районының аграр көллияте тулай торагына барып урнашачак”, - дип ачыклык кертте Җәүдәт Миңнәхмәтов.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча, җиде авырлык категориясенең һәркайсында 1, 2, 3 һәм 4нче урынны яулаган спортчылар бүләкләнәчәк. "Приз фонды бик саллы булды. Бу - спортчыларны кызыксындыру чарасы. Быел чемпионатта бик күп илләр катнашуы да шуның белән аңлатыла", - диде Көрәш федерациясе президенты.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: