Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Көрәшмәгез...

Көрәшмәгез...

Җомга мөбарәк булсын. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.

13 февраля 2025

Җәлил хәзрәт, соңгы вакытта мәрхүм булган кешенең ашын үткәрү мәҗбүри түгел, дип әйтәләр. Бу дөресме?

-Дөрес түгел. Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз русларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Казакъ, кыргыз, төрекмәннән дә аерылырга тырышкан – сакалны һәркайсы үзенчә йөртә. 
Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндергән. Әгәр без – имамнар, ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар. Бервакыт аракы эчеп утыручылар миңа: “Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез”, – диде. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗлесенә әйләнүе дә бар. Әбү Хәнифә мәзһәбендә, “Горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз”,- дигән нәсыйхәт бар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: