Корбан бәйрәме котлы булсын!
Бүген барлык мөселманнар өчен бик олы көн – Корбан гаете. Татарстанның барлык мәчетләрендә бүген бәйрәм намазы укылды, гает вәгазе сөйләнде.
Өч көн дәвамында шәһәр мәчетләрендә корбан чалулар оештырыла. Авыл кешеләре исә бу изге гамәлне үз нигезендә башкара. ТР Диния нәзарәте ачыклык кертә: корбан чалуга 3 төрле хайваннар гына ярый: дөя яки сыер, үгез яки сарык, кәҗә, тәкә. Башка төрле кошлар да, башка төрле хайваннар да шушы корбан чалырга яраксыз. Сарыкның яше бер яшьтән ким булмаска тиеш. Ә сыер һәм үгез өчен ике яшьтән ким булмавы шарт. Һәм чалынасы малларның сау-сәламәт булуы шарт. Шулай ук бик арык хайванны да корбанга чалырга ярамый. Хөрмәтле дуслар, изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләрегез һәм хыял-максатларыгыз тормышка ашсын. Һәр гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Чалган корбаннарыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын.
Добавить комментарий