Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Көрәшчеләр, әзерләнегез!

Ил күләмендә үтә торган милли бәйрәмебез – Федераль Сабантуй быел Новосибирск каласында узачак. Бәйрәм чаралары ике көн дәвам итәчәк.Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, шушы көннәрдә Бөтендөнья тата...

Ил күләмендә үтә торган милли бәйрәмебез – Федераль Сабантуй быел Новосибирск каласында узачак. Бәйрәм чаралары ике көн дәвам итәчәк.
Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән очрашкан. Үзара сөйләшүләр барышында Федераль Сабантуй хакында күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертелгән. Әйтик, Сабантуйның беренче көнендә – 8 июньдә ипподромда Губернатор призларына ат чабышлары, ә 9 июньдә Сабантуйның төп программасы узачак икәнлеге билгеле булды.

Билгеле булганча, баштарак милли бәйрәмебез ил күләмендә Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узачак дип әйтелгән иде. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә аны уздыру урыны үзгәргән.
Ерак Көнчыгышта яшәүче татарлар белән очрашу кысаларында Васил Шәйхразиевка шушы төбәктә яшәүчеләр көрәшне һәм көрәшчеләрне дә тәкъдим иткәннәр. Сахалин өлкәсе көрәш федерациясе җитәкчесе Эльмир Вәлитов белдергәнчә, Казаннан килгән кунакларны шушы төбәктә татар мәдәнияте үсеше өлкәсендә алып барылган эшчәнлек белән таныштырганнар.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: