Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Равил Хәйруллин: Россия беренчелегенә лаеклы егетләр барачак!

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына республика беренчелеген тәмамланды.Кыска гына шәрехләмә алу өчен без Татарстан көрәш федерациясе башк...

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына республика беренчелеген тәмамланды.

Кыска гына шәрехләмә алу өчен без Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
- Гомумән алганда, ярышлар югары оештыру дәрәҗәсе белән тыныч, тавыш-тынсыз узып китте. Командаларга килгәндә, әлбәттә, Казанның Авиатөзелеш-Яңа Савин районы командасы шаккаттырды һәм шул ук вакытта сокландырды. Соңгы елларда яшьләр белән алып барган эшләре лаеклы нәтиҗә бирде. Икенче урында урнашкан Теләче командасы да яшьләр арасында инде күптән җиңүләр яулаганы юк иде. Димәк, олы көрәшчеләренә шулай ук лаеклы алмаш бар дигән сүз. Өченче баскычта калган Әлмәт командасы тотрыклы нәтиҗәләре белән шатландырып тора, -диде безгә Равил Гарифулла улы. - Билгеле булганча, 15-16 март көннәрендә Казанда шул ук 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге узачак. Мамадышта җиңү яулаган егетләр анда катнашу хокукына ия булды. Әйтергә кирәк, алар бик лаеклы җиңү яуладылар һәм мин аларга илкүләм ярышларда да өмет баглыйм.
Шәхси һәм командалар беренчелегендә хәлләр болайрак:

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: