Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Коронавирус аркасында БДИ тапшыру көннәре соңрак вакытка күчерелә

Россиядә коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру сроклары күчерелде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новос...



Россиядә коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру сроклары күчерелде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.




«БДИ — 8 июньдә, ТДИ 9 июньдә башланачак», — дип белдергән министр.





Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия мәктәпләрендә язгы каникуллар 23 марттан 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәген хәбәр иткән иде.




Моннан тыш, Рособрнадзор 4-7 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү вакытын 25 майга кадәр озайтты һәм мәктәпләргә аларның графигын билгеләргә рөхсәт итте.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: