Коронавирус куркынычы булу сәбәпле, ата-аналар балаларын өйдә укытуны сайлый
Татарстанда ата-аналар Covid-19 коронавирусына бәйле хәл аркасында, үз балалары өчен өйдә белем алу мөмкинлеген сайлый ала. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары...
Татарстанда ата-аналар Covid-19 коронавирусына бәйле хәл аркасында, үз балалары өчен өйдә белем алу мөмкинлеген сайлый ала. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
«Әгәр ата-ана баланың белем бирү учреждениесенә ирекле йөрүен теләсә, ул мәктәп директоры исеменә баланың өйдә булачагы турында гариза язарга тиеш. Хәбәр итү мәҗбүри, гаризада ата-ана бала өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын күрсәтә», — дип сөйләде Алсу Әсәдуллина.
Шул ук вакытта ул барлык мәктәпләрнең дә дистанцион укыту мөмкинлеге булмавын әйтте. «Республиканың ерак почмакларында дистанцион укыту мөмкинлеге булмаган кечкенә мәктәпләр бар. Шуңа да карамастан, гаджетлар барысында да бар, бу аларга биремнәрне электрон формада алу мөмкинлеген бирә. Барлык мәгариф учреждениеләре мәгълүмат алды», — дип өстәде ул.
Журналистлар әңгәмәдәше министрлык ата-аналарга балаларның күпләп җыела торган урыннарда булуын чикләргә тәкъдим итә, дип искәртте.
Министрлык мәктәп чараларының барлык графигын яңадан карады һәм аларны соңрак вакытка күчерде
"Татар-информ".
Добавить комментарий