Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Коронавирус вакытында балалы гаиләләргә түләү өчен Татарстанга 8 млрд сум бирелде

Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан 8 млрд сум акча алды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошинга Татарстанның Хезмәт, хал...



Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан 8 млрд сум акча алды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошинга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.




«Бүген бюджеттагы 14 млрд акча — балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тәгаенләнгән, Covid-19 таралу сәбәпле, республика тагын 8 млрд сум чамасы акча алды. Шул рәвешле, без беренче чиратта ярдәмгә иң мохтаҗ булган кешеләргә — балалы гаиләләргә ярдәм иттек. Чөнки вазгыять аркасында әти-әниләр эшсез яки эшсез калу куркынычы булды», — диде Эльмира Зарипова.




Министр сүзләренчә, 2020 елда Татарстан халкына социаль ярдәм күрсәтү чараларына 22,6 млрд сум тоту планлаштырылган. Социаль түләүләр системасына 84 төрдә ярдәм чарасы керә, шул ук вакытта балалы гаиләләргә якынча 8,9 млрд сум тоту планлаштырыла.




Татарстан Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр арасында өченче урында тора. Бу күрсәткеч Россия буенча 12,3, ә Татарстанда 6,9 процент. 2018 елдан башлап республика 2024 елга ярлылыкны ике тапкыр киметү буенча пилот проектларны тормышка ашыра торган төбәкләр исемлегенә керде.




Бүген Татарстан Премьер министры Алексей Песошин Казанның Идел буе районындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә булды. Анда ул гражданнарга күрсәтелә торган ярдәм чаралар белән танышты.



"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: