Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Коронавирусның яңа дулкыны Россия буенча алдагыларына караганда тизрәк тарала

Коронавирусның яңа дулкыны Россия буенча алдагыларына караганда тизрәк тарала, ә авыруның өзлегү фазасы Ухань штаммы таралган вакытка караганда тизрәк башлана. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры М...

Коронавирусның яңа дулкыны Россия буенча алдагыларына караганда тизрәк тарала, ә авыруның өзлегү фазасы Ухань штаммы таралган вакытка караганда тизрәк башлана. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.
Хәзерге вакытта табиблар күзәтүе астында коронавируслы 1,33 миллион Россия халкы бар.
«Бүгенге көндә безнең карамакта, федераль учреждениеләр ресурсларын да кертеп, 300 мең койка бар. Койкаларның 70% ка якыны кислород белән тәэмин ителгән, алар кислородотерапиягә мохтаҗ пациентлар өчен», — дип белдерде министр.
Моннан тыш, ул Россия прививка ясату кампаниясе башланганнан бирле коронавирустан вакцинация ясатуның максималь темпларына җитүенә игътибар итте — көн саен 100 мең кешегә 700 дән артык кеше коронавирустан вакцинация ясата дип белдерде.
Бүген Россия Федерациясендә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Дәүләт башлыгы Владимир Путин вакцинацияләүнең мөһимлегенә игътибар итә һәм Россия халкын коронавирустан ил препаратларының куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген билгеләп, прививка ясатырга әйди.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: