Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме!

Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме!

Хәерле җомга көннәре белән, дуслар! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

21 марта 2025

Бүгеннән чын яз башланды: көн белән төн тигезләште. Борынгылар аны Нәүруз бәйрәме дип атаган. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар. Бу бәйрәмне үзбәк, казах халкы бик зурлап билгеләп уза. Хәер, соңгы елларда бездә дә Нәүрүзгә игътибар зур.

Әлеге фотоларны безгә Балык Бистәсенең Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасы мөдире Мәүлия Корбангалиева җибәрде. 
-Беренчедән, Татарстанда яшәүче барлык халыкны Нәүрүз белән котлыйм,- диде ул. – Балалар һәм бакча хезмәткәрләре белән берлектә ел саен бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме оештырабыз. Аңа ныклап әзерләнәбез. Һәр төркемгә кереп, балаларны бәйрәм белән котлыйбыз. Аннан соң музыкаль залда җырлы, биюле чыгышлардан торган бәйрәм башлана. Быел да шулайрак узды ул. Яз кызы Нәүрүзбикә дә килде. Ул балалар белән милли уеннар уйнады, аларның тапкырлыкларын тикшерде. Соңыннан Кыш бабай да килеп керде. Бергә матур теләкләр әйтешеп, бүләкләр бирешеп, шулай кышны озаттык!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера