Котлы булсын Сабантуй!
Бүген, иртәгә республика авылларында Сабантуйлар гөрли. Кайбер салаларда кичә үк милли бәйрәмне уздырдылар.
Халыкларны берләштерүче, дус-туганнарны җыючы күркәм, матур бәйрәм ул. Сабантуйлар котлы булсын, дуслар! Рәхәтләнеп күңел ачып, аралашып калыгыз. Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең хезмәтләрендә язып калдырган. Бәйрәм атамасы исә борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән. Хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, 2025 елда Сабантуйлар республиканың авыллары һәм район үзәкләрендә-7-8 июнь; Чаллыда - 14 июнь; Казанда - 21 июньдә узачак.
Добавить комментарий